ВИРУСОВ НЕТ- ПРОВЕРЕНО


 

Cело Именьково с развитой инфраструктурой открывает доступ ко всем благам цивилизации, столь привычным для городских жителей, раскинулся на берегу р.Кама, (ее называют не иначе, как Татарское море!) где открывается завораживающий вид на серебристую гладь величественно спокойной реки.

Читайте и смотрите далее о нас »»»»

Смотрите и читайте так же:




ПЕРЕЙТИ на СТРАНИЦУ



    Авылым Имәнкискәм

           (авыл гимны)

Ятып калды яуда, туган авылым, 
Имән кебек батыр ирләрең. 
Шатлыгын да күрдең, кайгысын да, 
Сыгылмады ләкин иңнәрең. 

Кайларга гына барсам да, 
Түзеп тора алмыйм һич тә: 
Сагындыра, төшә искә 
Имәнкискә, Имәнкискә. 

Көтеп тора якты тәрәзләрең, 
Җырлап тора нурлы кырларың. 
Безнең бәхет — синең туфрагыңда, 
Шул бәхетне данлый җырларың. 

Кайларга гына барсам да, 
Түзеп тора алмыйм һич тә: 
Сагындыра, төшә искә 
Имәнкискә, Имәнкискә. 

Матур да син, авылым, батыр да син, 
Көч аласың, ахры, Камадан. 
Рәхәт яшә, авылым, тыныч яшә, 
Сугыш давылын күрмә яңадан. 

Кайларга гына барсам да, 
Түзеп тора алмыйм һич тә: 
Сагындыра, төшә искә 
Имәнкискә, Имәнкискә.



Авыл турында риваятьләр.

Имәнкискә авылы табигатьнең бик матур урынына – Чулман елгасының бик киң булып җәелеп аккан уң як ярына урнашкан. Шуңа күрә монда җәйләр бик кызу булмыйлар. Тукай  әйткәнчә “җил дә вакытында исеп, яңгыр да  вакытында ява”. Шуңа күрә авылга җәй көннәрендә ял итәргә күп кешеләр кунакка кайта, буш урыннарга дача сала. Берәүләрнең менә шундый дача салырга алырга җире тыныч булып чыкмый. Хуҗалар йоклый алмыйлар, аларны йокыдан уятып, күзләренә әллә ниләр күренеп йөри икән: я богаулар белән уралган кол кебек кешеләр, я бик иске кием кигән мосафирлар... Баксаң, бу йортны алар “коллар зираты” дип аталган җир янында салганнар. Бу бик кызыклы тарих. Имеш моннан күп еллар элек, безнең авыл Кашан шәһәренә бару юлы өстендә булган. Болгар ханлыгы вакытында ук. Шәһәргә барып җитәрәк, юлчылар ялга туктаганнар. Авыру колларын монда калдырып, үлгәч күмәргә урын билгеләгәннәр. Кашан шәһәреннән дә колларын мода китереп күмгәннәр. Менә тынычсызлыкның сәбәбен авыл картлары шуннан күргәннәр. Безнең  авыл олы юл – Оренбург тракты – өстендә дә утыра бит әле. Менә шул юлны салганда, юлны күтәртү өчен бераз җирне дә шушы коллар зираты өстеннән алалар. Хәзер шул җир салынган урыннарда гел аварияләр булып тора. Безнең авыл кешеләре бу тирәләрне беләләр, сакланыр өчен, бу тирәләрне үткәндә,  юл ияләренә дога кылып, тынычлык теләп үтәләр.

      Авылыбыз олы юл өстендә дигәннән, безнең авыл Казаннан олы юл өстендә беренче татар авылы да әле ул. Бездән соң да урыс авыллары. 1552 нче елдан соң, ягъни Иван Грозный басып алганнан соң, Казан тирәсендәге олы юллар өстендә  60 км радиуста татар авыллары булырга тиеш булмыйлар. Ә без 59 нчы км да. Моның да үзенең бер риваяте бар. Имеш, бик борынгы заманнарда ук, безнең авылда ике урыс гаиләсе яшәгән. Алар татарлар белән бик дус булганнар, тату яшәгәннәр. Балалары бергә уйнап, татарча сөйләшеп үскәннәр. Аксакаллар урысларга тияргә кушмаганнар, алардан безгә зур файда булыр, дип калдырганнар. Татарларны көчләп чукындыру башлангач, чыннанда урысларның файдасы тия.  Авылны чукындырырга килгән миссионерлар авылның беренче йортына керсәләр, анда  аларны ипи -тоз, иконалар белән каршы  алалар һәм  бу авылда урыслар яши дип, авылдан чыгарып җибәрәләр. Шулай итеп, без Казаннан олы юл өстендә беренче татар авылы булып утыра бирәбез.

        Безнең авылның нәкъ уртасында, юлдан ерак түгел, бер кабер бар. Кабер өстендә гарәп графикасы белән язылган таш – эпитафия бар. Ул Галлямова Һава апаларның бакчасында. Алар аны бик кадерләп карап торалар, өстендәге агачларын да кисмиләр, тирә ягына чәчәкләр утырталар. Имеш, шул “таш билге” (авыл кешеләре аны шулай дип йөртә) безнең авылны төрле бәла-казалардан саклап тора икән. Бездән гарасатлар, куркыныч давыллар читләтеп үтүен авыл картлары шуның белән аңлаталар.

  Менә шундый кызыклы хәлләр бар безнең авылда.



Туган авылым—Имәнкискәгә мәдхия

                Туган ягым... Төптәнрәк уйласаң, бу ике сүздә никадәр тирәнлек, киңлек, бөеклек салынган. Туган як... Бу—иксез-чиксез хөр Татарстаным киңлекләре, бу—инде күңелемә сеңеп, ярату хисен тудырган Лаешым, бу—һәрвакыт горурлык белән “Без—Имәнкискәлеләр” дип күкрәк сугарлык туган  авылым. Һәр өчесе якын, һәр өчесе үз күңелгә! Ләкин, шулай да иң якыны, сөеклесе,  әниеңдәй үз иткәне—ул минем туган авылым—Имәнкискәм. Кайчандыр монда килеп төпләнгән, үзенең тормышын, гомерен шушы җирләргә беркеткән ерак әби-бабаларыма мең рәхмәт. Республикабыздагы иң матур урыннарның берсен үз иткәннәр, тарихларда укып сөйләрлек үз эзләрен калдырганнар. Ерак бабам, еллар аша сиңа, синең бөек рухыңа дәшәм, рәхмәт сиңа! Шигырьдәй, җырдай матур исем сайлагансың бит син авылым—Имәнкискә. Килер буыннар да имәндәй нык, көчле рухлы, сәламәт тән һәм сәламәт акыллы булырлар дип хыялланып, үзең дә имәндәй нык булганга кушкансыңдыр син аны.

                Бәлки чындыр да, кеше әллә ничә гомер яши диләр бу дөньяда. Бәхәсләшмим, чындыр. Чын булмаса, ничек итеп минем күз алдыма иксез-чиксез кырлар, болыннар, тау башына салынган крепостьлар, манаралар, анда яшәгән кешеләр, дөресрәге, ерак әби-бабаларым, аларның тормышлары күз алдымнан кино кадрлары кебек узар иде. Уйларым белән бер үзем калырга теләсәм, мин су буена төшеп, су өстен, болытларны, еракта күренеп торган Сыерчык тавын карап утырырга яратам. Күз алдымда--Сыерчык тавы: бу тарихи Имәнкискә шәһәрчеге урыны, тарихи курган. Аның күтәрелмәле күперләре, Карвансарайлары, базарлары. Бөек Болгарга баручы Карван юлы шушыннан узган, Имәнкискәдә бөек шәһәргә баручылар соңгы төннәрен уздырганнар. Чулпыларын чыңлатып сылу кызлар суга барган, имәндәй ир-атлар тормыш иткәннәр, иген иккәннәр, ауга, балыкка йөргәннәр. Өйләр, урамнар төзек булган, чөнки безнең халык һәрвакыт чисталыкны яраткан. Балчыктан ясалган чүлмәк савыт-сабалар зур купшылык белән аерылып тормаса да, нык, таза булган. Иген кырларында күкрәп иген уңган, чөнки бабамнар инде шул чакларда ук өчле басу системасын булдырганнар. Олыны олы, кечене кече итә белгән халкым. Кич җитүгә моңлы азан тавышы, хайваннарның тук күшәве, Карвансарайдагы дөяләрнең арып көрсенүләре ишетелеп торган. Тормышның бөтен рәхәтен белеп яшәгән халкым. Әкренләп көн сүрелгән, туган җиремә тынычлык, иминлек теләп, төн җиткән. Кояшның беренче нурлары белән тагын дөнья уянган, тагын шау-шу тулы, мәшәкатьле һәм шул ук вакытта бик теләгән тормыш дәвам иткән. Инде ничә гасырлар узган, ләкин әледән-әле шушы вакыйгалар һаман күз алдыма килеп, мине хыялымда гел үткәннәргә алып китәләр. Хәтер күреп кенә түгел, ишетеп тә барлыкка килә бит, шуңа күрә, белгәнннәреңә таянып, күз алдына китерүе авыр түгел. Еллар узган авылым да элеккеге урыныннан төньяк—көнчыгышкарак авышкан,  тагын да сихрирәк булып яши башлаган. Күз алдыгызга гына китереп карагыз әле, --бер ягы калын урман, бер ягы иксез-чиксез болынлыклар чолгап алган уртача зурлыктагы авыл, түбәләре салам булса да, шактый төзек йортлар. Зур урман, Тау башы урамы, Аргы оч, Бирге оч, авылның өченче ягында әрәмәлекләр, әзрәк кенә арырак күлләр тезелгән: Киндерле күл, Зур күл, Кече күл, Балыклы күл, Төпсез күл, Мунчала күле. Бу күлләр халыкны балыклы да, мунчалалы да иткәннәр, болынлыклар исә җиләктәй хуш исле печәне белән, кара җиләге, мүк җиләге, бөрлегәне, карлыганы, юасы белән нинди ачлык елларда да халкымны саклап калганнар. Әбиемнең сөйләве буенча, кич җитүгә, авылның яше-карты күл буйларына, болыннарга чыгып, ял итәргә, көймәдә йөрергә, гармун-тальян сузып, җырларга яраткан. Авыл рәхәт шау-шуга күмелгән. Юк, гел алай бәхетле шау-шуларны гына хәтерләми авылым. Аның хәтерендә кара елларда, аларны михнәтле авазлары да ишетелгән, чөнки авыл аша Ырынбур (Оренбург) юлы узган, ә бу юлдан узганнарның бәхетле җыры түгел, ә бәлки богау чыңы, богау җыры ишетелгән. Монгол яулары җимергәч, бу юлдан Бөек Болгар халкы Яңа Казанга качкан; Казан ханлыгы җимерелгәч, Явыз Иванның камчыларыннан качып, халкым, киресенчә, Казаннан Чулман аръягына күчкән. Яңа режимга каршылар бу юлдан богауларын чыңлатып, Себергә озатылган; күпме декабрист, күпме революционер, ә аннан соң инде күпме репрессиягә дучар булган күпме халык “Лаеш шулпасын” чөмергән.

                Ләкин халкым һәрвакыт аң-белемгә омтылган, яңалыкны үз иткән. Революциягә кадәр авылыбызда 6 мәхәллә, 6 мәчет, 6 мәдрәсә булган дип сөйли иде бабам. Бу бит һәр зур урамның үз мәктәп-мәдрәсәсе булган дигән сүз. 1905 елгы революциядән соң  ук дөньяви мәктәп оешкан. Аның беренче укытучысы да бабамның абыйсы булган. Бүгенге көндә безнең авылдашыбыз Америка дәүләтенең югары уку йортында физика буенча белем бирә икән, ничек бу авыл халкын надан дисең инде, ә горурланырлык нәрсәләр бар.

                Минем әнием бу авылга 1977 елны, университет тәмамлагач, пенсиягә чыккан укытучы урынына эшкә килгән. Мәктәп бу вакытта иске бинада, сигезьеллык булган бу авылның үз кешеләреннән чыгып, укытучы булып эшләүчеләр ул чакта ике генә булса, (никтер күбесе башка җирләрдә эшләгәннәр) ә хәзер мәктәбебездәге 22 укытучының икесе генә килгән кешеләр, 30 лап укытучы башка мәктәпләрдә һәм төбәкләрдә эшлиләр. Мин дә киләчәктә белемле кеше булып, ерак бабамнар рухына тап төшермичә, туган авылыма,  туган халкыма хезмәт итәргә хыялланам. Күп еллар узгач, минем кебек кемдер, үз халкының үткәне белән горурланырлык булсын дип, гомерем буе тырышачакмын. Хәзер бигрәк тә зур мөмкинлекләр ачыла бит кешегә. Мәктәпләрдә төрле фәннәр кертелә, үз туган телендә рәхәтләнеп белем алып, тагын  да үз телеңдә аны баета аласың. Хәзер инде бөтен уку йортларында да татар телендә белем алып була. Халкым белемлерәк булган саен татар милләте көчлерәк, бөегрәк булачак. Һәр татар кешесе, күкрәк киереп, горурланып “Мин бөек татар халкы вәкиле” дип әйтә алырлык көннәр килүенә мин ышанам, чөнки республикам инде хәзер яшәү өчен алтынчы елын армый-талмый эшли.

Килер бер көн, бөек халкым үз  Республикасы, үз районы һәм бигрәк тә үзенең туган авылы белән хаклы рәвештә горурланачак; республиканың шушындый гүзәл почмагында яшәвенә сөенәчәк. Мин дә үземнең киләчәгемне бары тик шушы гүзәл Имәнкискәмдә итеп күзаллыйм.



Мәктәптә укуту-тәрбия эшендә мәктәп  музейларының роле.

      Бүгенге көндә тәрбия өлкәсендә төп юнәлеш булып, туган якка мәхәббәт, патриотизм хисләрен тәрбияләү, туган телеңне хөрмәт итү, туган халкың белән горурлану кебек сыйфатларны үстерү тора.  Бу проблеманы чишү өчен, мәктәптә “Туган якны өйрәнү” түгәрәге оештырмый мөмкин түгел. Бу түгәрәккә йөрүчеләр туган як, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында белем туплап, уку-тәрбия мәсьәләләре белән  генә шөгыльләнеп калмыйча, җәмгыятькә файдалы эш күнекмәләре дә алалар. Алар кеше белән аралашырга, материалны җыярга, җыелган материалны тиешле дәрәҗәдә туплап куярга да өйрәнәләр. Шундый эш белән шөгыльләнү мәктәптә туган якны өйрәнү музее оештырырга ярдәм итте. Мәктәптә 1999 елны җыелган материаллар нигезендә шундый музей ачылды.

         Мәктәп музейларының специфик үзенчәлеге бар. Беренчедән,  алар укыту-тәрбия учагына әвереләләр, чөнки барлык җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән эшләнгән, тәртипкә китерелгән һәм алар дәресләрдә бик кадерле, кызыклы күрсәтмәлелелек ролен үтиләр. Шулай булгач, мәктәптәге шактый дәресләр музейда үтәләр. Икенчедән, музей эшчәнлеге үзе үк укучылар үзидарәсенең  эшчәнлегенә әверелә, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарта.  Өченчедән, мәктәп музее ул җыелган кыйммәтле әйберләр җыю урыны гына түгел, ә фәнни-педагогик эшчәнлек алып бару урыны да. Җыелган материалны эшкәртү вакытында дәресләргә дидактик ярдәмлек тә эшләнә. Дүртенчедән, җыелган фондның күплеге һәм төп нөсхәлелеге (подлинник) мәктәп музейларын дәүләт музейлары белән тиңләштерә.

     Безнең мәктәп музее да үзенең эшчәнлеген үз стеналары эчендә генә калдырмый. Музейга бик теләп әти-әниләр, авылдашлар, килгән кунаклар керәләр. Һәр кунакка без “Истәлек дәфтәренә” бер-ике сүз язып калдырырга тәкъдим итәбез. Бу фикер безгә кунакка Финляндия этнографы Натали килгәч туды. Шуннан башлап, ярты дәфтәр кунакларның фикерләре белән тулды. Мәктәпкә килгән Г.Камал исемендәге театр артистлары, К.Тинчурин театры артистлары, цирк артистлары, республика күчмә семинарларында катнашучы укытучылар, эстрада артистлары, районның ветераннар советы членнары, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев – барысы да музейга бик матур, тирән эчтәлекле фикерләрен әйтеп, рәхмәт җиткергәннәр. Авыл мәктәбендә шундый музей булуга шаккатканнары да бар. Авыл халкы да элекке тормыш-көнкүреш предметларын күреп, исләре китеп, үткән тормышларын искә төшерәләр. Бүгенге тормышка шөкер итеп, рәхмәт әйтеп китәләр.

         Музеебызда зур урынны хәрби-тарихи вакыйгалар стенды алып тора, укучыларда патриотик хисләрне үстерә. Лаеш районнан Бөек Ватан сугышына  унөч мең кеше киткәнен дә, авылның  имән кебек 247 ир-аты киткәнен дә, шуларның 145 енең кайтмаганын да укучылар һәм авылдашлар музейга килгәч кенә беләләр. Исән кайткан авылдашларның елмаеп төшкән фотолары укучыларга карап тора. Алары да бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән инде.  Укучылар районыбыздан 3 Советлар Союзы Герое чыкканын, аларның биографияләрен бик теләп өйрәнәләр. Тыныч тормышта яшәгәндә, Әфган сугышы башлана. Анда катнашып, исән-имин кайткан авылдашларыбызның фотолары музейның түрендә урын алган. Чечен сугышында катнашучылар турындагы материаллар да укучыларны гаҗәпләндерә: безнең арабызда геройлар яши икән бит!  Сугыш чорында трактордай эшләгән тыл батырларына бик күп альбомнар, язмалар сакланган. Сугыштан килгән хатларны шушы көнгә кадәр кадерләп саклаганнар алар. Хәзер укучылар шул хатлар буенча фәнни конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар алалар, брошюралар чыгаралар. 2009-2010 нчы уку елында 9нчы сыйныф укучысы Махмутов Фаяз  Каюм Насыйри исемендәге VIII  яшүсмерләр фәнни-практик конференциядә республикада I нче урынны алды.

     Өлкән яшьтәге апалар күзләрен бетереп, йөрәк җылыларын биреп чиккән сөлгеләрен, намазлыкларын да алып килеп, шушы музейга бирәләр, чөнки аларның аны куярга өйләрендә урыннары юк. Хәзерге яшьләрнең дизайнга булган мөнәсәбәтләре башка, аларга чиккән сөлгеләр, паннолар кирәк түгел.  Шулай итеп, музей бик кирәкле  ядъкәрләр  җыела торган урын да булып тора.

               2004-2005 нче уку елында “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүчеләр көче белән  “Наследие” дигән Бөтенроссия конкурсында “Бәетләр” номинациясендә катнашып, III нче дәрәҗә диплом алган идек. Музейда үзебезнең авылда чыгарылган уннан артык бәет тупланган. Аларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары әдәбият дәресләрендә кулланалар. Әдәбият дәресләре өчен кадерле мирас булып, укучылар иҗат иткән шигъри  әсәрләр зур урын алып тора. Аларны мәктәбебездә озак еллар эшләп  килгән “Каурый каләм” тәгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән иде. Шул укучыларның берсе, һәвәскәр язучы Махмутова Венера  җырлар өчен сүзләр иҗат итә. Лаеш районының 80 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә укучылар чын мәгънәсендә иҗатка чумдылар. Шушы чорның иҗат җимешләре дә музейда урын алды. Менә шул вакытлардагы район газетасында басылып чыккан бер мәкаләне сезгә тәкъдим итәм.



Бер бүлмәгә сыйган Якты Хәтер –авылымның җаны, үткәне...

              Уйлыйм, уйлыйм,  үткәннәрне уйлыйм,

              Киләчәкне уйлыйм еш кына.

              Беләм юкса, матур уй-хыяллар

              Күктән очып киткән кош кына.

              Күктә очкан коштан эзләр  калмый,

              Башта туган уйдан эз кала.

              Һәрбер уй ул йөрәк аша уза,

              Һәм йөзләргә тирән эз сала.

                        (Ф. Яруллин “Уйлыйм”)

         Мәктәбемнең бер бүлмәсе... Кичә явып үткән энҗе кардан тәрәзәләргә серле яктылык төшә. Якты нурлар бүлмәдәге һәр җиһазны сыйпап үтә кебек тоела.                            

           Яктылык, җылылык... Һәр нәрсәгә үтеп кереп, аны иркәләргә, юатырга сәләтле, хәтта кеше күңеледәй катлаулы нәрсәне дә эретергә олы көче бар бу төшенчәләрнең. Шуннан инде хисләр ташкынына чумасың да уйлар диңгезендә йөзә башлыйсың.

         Менә бер якты нур пыяла аша үтеп керде. Ниләр генә юк монда, шулаймы?! Гасырлардан килгән, ерак бабаларыбыз үзләренә көн күрү өчен уйлап тапкан таштан, тимердән ясалган эш кораллары. Монда кармак та, сөңге дә, төрледән төрле тәңкәләр дә бар... Уйларым мине ерак гасырларга алып китә. Имәнкискә кабиләләре дип исем алган минем халкым бик тырыш булган, чөнки үзләреннән никадәр эш кораллары калган. Алар игенчелек, терлекчелек, аучылык белән шөгыльләнгән, сәүдә дә иткәннәр. Ә менә Имәнкискә шәһәрчеге, безнең телдә Сыерчык тавыннан, рун язулы истәлекләр дә табылган. Әби-бабаларыбыз шул чорларда ук инде аң-белемгә омтылып яшәгән.

        Орден, медальләр... Шаян нур аларны кытыклап үткәндәй итә. Кайчандыр алар данга лаек авылдашларыбызның күкрәкләрен бизәгәннәр, ә хәзер менә пыяла астында безгә күз кыскандай ялтырап яталар. Менә монысы 1828-1829 еллардагы рус-төрек сугышында алынган медаль. Садриев Самат һәм Ания апаларнын нигезеннән табылган икән. Ә менә боларны Бөек Ватан сугышында безнең халкыбыз җингән өчен Җинүнең 20 еллыгына, 25, 30, 40, 50, 60 еллыгына бирелгәннәр. Кулларыма орден китапчыгы һәм орден алам. 1985 елда алар белән Бөек Ватан сугышы ветераны- Хафизов Гариф Хафиз улын буләкләгән булганннар. “Ватан сугышы ордены” дип атала ул.

         Мин кечкенәрәк чакта 9 Май көнне хөрмәтле ветераннарыбыз – сөйкемле бабаларыбыз ике рәт тезелешеп утыралар иде, ә хәзер аларның сафлары нык кимеде. Гомер агышы шулай инде ул, кешеләрне тарих битләренә яза-яза, әкрен генә үз уңаена ага да ага.

        Җиңү җиңел генә бирелмәгән халкыма,   1995 нче  елда Җинүнең 50 еллыгына укытучыбыз һәм остазыбыз Руфия апа Хөрмәтовна төзегән  “Тылдагы батырлык” дип аталган альбомның инде саргая да башлаган битләрен ачам.

       Күзләрен ерак офыкларга төбәгән, ләкин җыерчыклы битләреннән самими елмаю китмәгән Гарипова Фәхергаләм апа рәсемдә.   Анын турында язманы укыйм:              “Ирем сугышка киткәндә улым Рамазанга 2 яшьләр булгандыр. Яшәү өчен Җинү өчен көнне төнгә ялгап эшләдек. Беләгемдә көч күп булган. “Трактор” кушаматы бирделәр. Авыр еллар... Ул елларны балаларыбызның балаларына да, киләчәк буынга да күрергә язмасын.” Ул елларда Фәхергаләм әбигә районда беренче булып “ Стахановчы” исемен бирәләр, чынлап та аны Трактор дип йөрткәннәр.

      Әбиебез быел арабыздан китеп барды, күктә елмаеп тагын бер йолдыз кабынды.

      Ветераннарыбыз сафы кебек тылдагы тол батырларыбыз — кадерле әбиләребез сафлары да көннән- көн сирәгәя бара, аларны да тарих үзенең битләренә сырлап куя.

      Фронт хатлары... Өчпочмаклы сары кәгазь  кисәкләрендә ана белән бала хисләре. Һилалова Зөләйха апанын абыйлары  Хәсәнша һәм Хәмәтша, фронттан әнисенә язган хатлары.

       Сугышның дәһшәтен кинофильмнар карап, тарих китапларыннан укып кына беләбез. Ә менә кулларыбызга чын медаль, чын хат тотып карап, саргайган кәгазь битләреннән әбинең сугыш турында ачылып сөйләгәндә язылып алынган сүзләрен укыгач, күңел әллә ничек сыкрап куя. Аларга да яктылык һәм җылылык кирәк булгандыр бит!?

       Авылдашларым якты киләчәккә ышанып яшәгәннәр, күнел җылылыгын да югалтмаганнар. Әнә никадәрле кул эшләре сакланып калган. Сугышка бияләй, оекбашлар бәйләп, кулъяулыклар чигеп җибәргәннәр. Сөлге, тастымаллар тукыганнар. Менә бу өстәлдә урын алган каба, орчык кебек эш кораллары шул хакта сөйли. Кул эшләренә элек тә, хәзер дә оста булган авылдашларым...

       “Кулларыннан гөл тама” дип исемләнгән стендтан безгә карап авылыбызның рәссамы Гарәпша абый елмая. 70 яшен тутырып узган тәбәнәк кенә бу бабабыз әле умартачы да, авыл халкын үзенең сихәтле балы белән сыйлап тора.

       Аның янәшәсендәге рәсемдә укытучыбыз Мөдәрис абый үзенең картиналары белән. Ул безнең оста яшь рәссамыбыз.

       Ә менә монысы сыйныфташларым Ришатның бабасы Гыйлаҗ абый үзе ясаган сука белән җир сөрә. Ничәмә- ничә еллар авыл халкын ат җигү кирәк- яраклары, арба, чаналар белән тәэмин итеп торган олуг кешебез.

       Бу рәсемдә Габделбарый абый үзе ясаган комганга сокланып карап тора. Элек- электән калай түбәләр ябуы белән дан тоткан ул.

       Әминә әби дә кул эшләре белән авылда беренче остакул булган. Ул чиккән кулъяулык, сөлге, тастымал, бәйләгән шәл, үзе үргән тәрәзә кашагаларын, оныкларына теккән йомшак эт баласын күр син!

        Кул эшенең серләрен буыннан- буынга оста гына күчерә килгән халкым. Әнә Нургаяз абыйның үзе төзегән эш цехында нинди генә эш коралы юк. Рәсемдә ул тәрәзә рамы ясап төшкән. Ишекләр, тәрәзә битлекләре, рамалар ясау буенча авылыбызда оста куллы кеше ул. Хезмәт укытучыбыз Фәния апа Гәрапшиновнаның эш кабинетына керсәгез, таң калырлык, ни генә юк анда. Хәзер хезмәт дәресләрендә кул эше серләрен кызларыбызга өйрәтә.

       Өстәл өстендә ике калын кызыл альбом-китап... Аларда мәктәп тарихы. Битләрен актарам.

       Иң элек авыл халкым 1905 елгы рус Буржуаз революциясеннән сон салынган мәдрәсәдә укыган. 1917 елда мәктәп бинасы Гәрәйбай йортына күчә. Кыз балаларын Шәмсеруй исемле укытучы, ә малайларын Сүләев Хатыйп укыткан. 1935 елда авылның уртасына яңа зур җидееллык мәктәп салалар. Әлеге мәктәп 1941-1945 елларда Мәскәү балалар йортын кабул итеп яшәтә.

 Аклы-каралы истәлек фоторәсемнәрдә олы тәрәзәле, юан бүрәнәләрдән салынган зур агач бина. Аның янәшәсендә матур гына бакча. Бакча коймасы буйлатып миңа һич тә таныш булмаган йөзле укытучылар тезелешеп утырган. Болар минем әби-бабаларым, туган апа абыйларым. 1982 нче елда туган авылымда ике катлы таш мәһабәт биналы яңа урта мәктәп ачыла. Монысы инде без укый торган мәктәп. Әти-әниемнең сөйләүләре буенча, мәктәпне салдыруга “Маяк” колхозы рәисе Хәсәнов Тәлгать абый зур тырышлыгын куйган. Якты, җылы бүлмәле бинада укуыбыз өчен без ана чиксез рәхмәтлебез һәм бурычлыбыз. Тарихның битләрен тирәнрәк актарам. Менә мәктәбебезнең бәйрәмнәрдә олы кунагы-Гөлҗиһан апа Миргазовна. Озак еллар ул мәктәп директоры һәм география укытучысы булып эшләгән. Үткәннәрен безгә эзлекле, кызык итеп сөйләгәне бар. Хөрмәткә лаек апабыз лаеклы ялда, бәхетле картлык кичерә.

       Менә әтиемнең укытучылары — Фәһимә апа, Мөгамбәр Зәкиевич, Нәгыймә Абдулловна, Габделхәй Исмәгыйлевич, Сөембикә апа. Алар инде безнең арабызда юк.

       Ә менә әтием һәм аның сыйныфташлары, ә бусы әнием – укытучым Фәридә Фәритовна башлангыч сыйныфлары белән. Шушы мәктәпне укып бетереп, яңадан укытучы булып эшкә кайткан укытучыларым, өлкән буын укытучыларым – Руфия Хөрмәтовна, Ания Равилевналар.

       Бу рәсемдә мәктәбебез директоры Кәүсәрия апа. Менә 20 елга якын инде ул мәктәп директоры вазифасын башкара. Олы хөрмәткә лаек кешебез, укытучыбыз да, киңәшчебез  һәм ышанычлы дустыбыз да ул безнең.

       Рәсемнәрдән шушы мәктәп бусагасын атлап чыккан авылыбызның хөрмәткә лаек, күренекле кешеләрен дә танып алам.

       Галиев Рәшит абый – кыр батыры, фермер, Азат Мөхәммәтҗанов – эчке эшләр бүлеге мөдире, Габдуллин Ризван — районыбызның Сабантуй батыры һәм эшмәкәр, Шакиров Мөхәммәтҗан абый – җирле үзидарә рәисе, Габдуллин Минвәли абый — Г.Камал исемендәге театр артисты, Асылъяр — эстрада җырчыбыз, Габдуллин Зөлфәт абый- Мөселман институты мөгаллиме....

      Менә бу биткә инде мин һәм минем сыйныфташларым, 11 нче сыйныф укучылары.  Калын кызыл альбом – мәктәп елъязмасында без дә урын алабыз. Язмыш җилләре безне дә үз юлыбыздан алып китәчәк, ә тарих үзенең битләренә теркәп куячак. Күңелем түренә мин бүген туган ягымның үткәнен, хәзергесен, аның гүзәл табигатен салып куям да олы тормыш юлына аяк атлыйм.  Кеше күңеле өчен туган ягы кирәк. Еракка китсә, сагыныр өчен, картайса, балачагына кайтыр өчен. Туган ягы кешегә биеклеккә менү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып хезмәт итүен аңлап ябам мин бу серле бүлмәнең ишеген.        Янәдән бүлмәгә күз ташлыйм. Тәрәзә төбендә кызыл яраннар миңа күз кыса. Нинди матурлык! Бу матурлыкны безгә тарих укытучыбыз Миннесрур Вәгыйзовна бүләк иткән, 1993 нче елда мәктәбебез музеен ачып җибәргән. Ә инде 1999 нчы елда әлеге сихри дөньяны үз эченә алган бүлмәгә музей статусы бирелә. Музей каршында “Туган якны өйрәнү”түгәрәге дә эшләп килә.                                                                                 

Кулларыма “Истәлекләр” дәфтәрен алам, кемнәр генә булмаган безнең музейда: танылган җырчыбыз Рабига Сибгатуллина, композитор Фәрит Хатипов, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, театр артистлары – Исламия Мәхмүтова һәм Хәлил Мәхмүтов, Әзһәр Шакиров, Финляндия этнографы Натали, Түбән Кама шәһәре эзтабарлары...    Минем дә каләмем истәлек яза.

     “Музейга материал туплаган   Габделхәй Исмәгыйль улына һәм оештырган-җитәкләп килүче тарих укытучым Миннесрур апага чиксез рәхмәтлемен. Сезнең хезмәтегез – олы хәзинә. Хәзинәгез тулышлы, баеп торсын. Аның суын эчкән һәр яшь буын кешесенең дөрес һәм ышанычлы юлдан китүенә һич шигем юк.

      Үзенең бишегенә салып тирбәткән мәктәбемә, укытучы апа-абыйларыма, әти-әниемә олы рәхмәтемне белдерәм.”

                                   Киткәннәргә рәнҗемә син, авылым,

                                   Агым кирәк һәрбер елгага.

                                   Ерак очыш кирәк кошларга да,

                                   Биеклекләр кирәк җырга да.”

     Музей турында шундый җылы сүзләр әйтелгәч, укыту-тәрби эшендә музейның роле зур икәнлеге, кирәклеге тагы бер кат исбатлана.   



  Чал   дулкыннар   авазы…

Суга  салыйм  сагышларым ,

Суга  салыйм  борчуларым

Җилгә  бирим уй-зарымны

Җилгә  очсын  авыруларым

Чулман  суы – мәңгелекнең

Син  көзгесе ,Гасыр  кызы,

Күпне  күргән,  кешеләрнең

Таянычы  булган , ахыргысы.

Күпме  гомерләр  киселгәнгә

Шаһит  булган , күп  тәннәрне

Агызганнар  сиңа  салып ...

Аз  булдымы  тетрәнгәнең ?!

Баш  иямен, чал  дулкыннар

Сезнең  бөек  дан  алдында

Сездәгедәй  чыдамлык  һәм

Сабыр  сорыйм  бер  ходайдан.           

             Зиятдинова  Ф. Ф.

      Дулкыннар ...  Кабат  сезнең  янга  килдем   мин.   Бер – берегезгә  бер  дә  охшамагансыз  сез,  йөгерек  дулкыннар.  Ярга  киләсез  дә  кабат  үзегезнең  туган  өегезгә  кереп  яшеренәсез.  Әйтесең  лә  миннән  качасыз,  нәрсәнедер  яшерәсез ,  ниндидер  серегез  бар  кебек .  Серле  шул  сез.  Бик  күп  вакыйгаларны  үзегездә  яшереп  тотасыз,  ә  бит  сөйләшә  алсагыз ,  миңа  бөек  тарихның  серле  сәхифәләрен  ачар  идегез.  Эх,  сезне!

        Уйларым  белән  бер  үзем  калырга  теләсәм, Чулман  буена  төшеп, су  өстен,  болытларны,  еракта  күренеп  торган  мәһабәт  Сыерчык  тавын  карап  утырырга  яратам.

        Уйларым, уйнак  карлыгачлар   шикелле, күңел  күгендә  әле  төрле  якка  таралып  китәләр,  әле  бер  тирәгә  тупланалар.  Элек  монда  җилләр  йөргән , имәннәр  шаулаган.

        Күз  алдымда – Сыерчык  тавы: бу  тарихи  Имәнкискә  шәһәрчеге  урыны,  тарихи  курган.  Аның  күтәрелмәле  күперләре , Кәрван – сарайлары,  базарлары.  Бөек  Болгарга  баручы  Кәрван  юлы  шушыннан  узган, Имәнкискәдә  Бөек  шәһәргә   баручылар  соңгы  төннәрен   уздырганнар.  Чулпы-ларын  чыңлатып  сылу  кызлар  суга  барган,  имәндәй  ир- егетләр   тормыш   иткәннәр,  иген  иккәннәр,  ауга,  балыкка  йөргәннәр.  Өйләр, урам-нар   төзек  булганнар, чөнки  безнең  халык  һәр-вакыт  чисталыкны  яраткан.  Балчыктан   ясалган  чүлмәк  савыт-сабалар  зур  купшылык  белән   аерылып   тормаса  да,  нык,   таза  булганнар.  Иген  кырларында   күкрәп  иген  уңган,  чөнки  бабамнар  инде  шул  чакларда  ук  өчле  басу  системасын  булдырганнар.  Олыны  олы,  кечене  кече  итә  белгән  халкым.   Инде  ничә  гасырлар  узган,  ләкин  әледән- әле  шушы  вакыйгалар  һаман   күз  алдыма  килеп,  мине  хыялымда  гел  үткәннәр  алып  китәләр.  Хәтер  күреп  кенә   түгел,  ишетеп  тә  барлыкка  килә  бит, шуңа  күрә,  белгәннәреңә  таянып,  күз  алдына  китерүе  авыр  түгел.

    Бу  җирләрдә  юан-юан   имәннәр   үскән.  Шушы  мәһабәт  имәннәрне  кисеп,  борынгы  бабаларым  авылга  нигез  салганнар.  Исемен  дә мәҗбүр  бул- матур  итеп,  Имәнкискә  дип   атаганнар.  Әлеге 

авыл барлыкка  килгәнче,  монда  төрле  кабиләләр  яшәгәннәр. 3-5  йөзләрдә  әлеге  кабиләләрне  кысрыклап,  фин-угор  кабиләләре  килеп   урнашкан. Җирле  халыклар  белән  кушылып ,  матур  тормыш   корып   җибәргәннәр. 6 йөзләрдә  ныклап   Имәнкискә  шәһәрчеге  формалашкан.

     Халкымда  авылым   турында  бик  матур   риваять  яши.  Имеш,  беркөнне  бу җирләргә  пәһлевандай  гәүдәле  Имәнкол  атлы   бер  кеше  килеп  чыга.  Өлкән  улына  ул  үзенең  исеменә   якын  китереп,  имән  кебек,  аның  кискәсе  кебек  нык  булсын  дип,  Имәнкискә  дип   ат  куша  һәм   шушы  улын   авылга  төплндереп  калдыра,  ягъни  нигез  сала. Менә күпме сер яшеренгән бу җирләрдә.

     Еллар узган, авылым да элеккеге урыныннан төньяк- көнчыгышкарак авышкан, тагын да сихрирәк булып яши башлаган. Күз алдына гына китереп карагыз әле: бер ягы калын урман, бер ягы иксез-чиксез болынлыклар чолгап алган уртача зурлыктагы авыл, түбәләре салам булса да, шактый төзек йортлар. Зур урам, тау башы урамы, Аргы оч, Бирге оч, авылның өченче ягында әрәмәлекләр, әзрәккенә арырак күлләр төзегән: Киндерле күл,Төпсез күл, Кече күл, Балыклы күл,Мунчала күле. Бу кхлләр  халыкны  балыклыда мунчалалыда иткәннәр, болын-лыклар  исә  җиләктәй хуш исле печән  белән, кара җи-ләге, мүк җиләге,бөрлегәне, карлыганы. Юасы белән нин-ди ачлык  елларда да авылдашларымны саклап кала алган.Әбиемнең  сөйләве буенча,кич җитүгә, авылың яше- карты күл буйларына, болыннарга  чыгып, ял итәргә  көй-мәдә йөрергә, гармун – тальян  сузып, җырларга яраткан. Авыл рәхәт шау шуга күмелгән. Ә хәзер бу җирләрдә сезнең шау гына ишетелә. Җитез дулкыннар!